ТӘСБИХ и. гар. 1) «Сөбханалла» сүзен әйтү 2) Зикер әйтү, бер үк мактау сүзләрен кат-кат кабатлау өчен, хөрмә җимеше төшләреннән яки борчак рәвешендәге түгәрәк материалдан муенса рәвешендә ясалган тезем; дисбе. Таибә абыстай күбрәк үзенең бүлмәсендә, сандык өстендә аякларын бөкләп, тәсбих тартып утыра. Ә.Еники. Иң имансызлары машиналарында Сөгуд Гарәбстаныннан кайтарылган тәсбих йөртә башлады. Т.Галиуллин ◊ Тәсбих анасы Тәсбихнең һәр 33 төймәсеннән соң куела торган, бер төр зикер сүзеннән икенчесенә күчүне белдергән зур төймә. Тәсбих анасы --- бер тәсбих сүзеннән икенчесенә күчүне белдергән зур төймә. Ш.Галиев. Һәр 33 төймәдән соң тәсбих анасы куела. Н.Фәттах. Тәсбих мулласы Тәсбихнең эре төймәләр тезеп һәм чуклап ясалган башы. «Тәсбих анасы» һәм «тәсбих мулласы» аңа сан исәбен ялгыштырмаска ярдәм итә. Н.Фәттах |