ТӘСАУВЫР и. гар. иск. 1. Күз алдына китерелгән сурәт, уй-фикер, мәгълүмат, образлар һ.б.; тасвирлар. Сүзләрнең калынлык, нечкәлек табигате бездә аның мәгънәсе белән, сөйләүченең башындагы тәсаувыр белән бәйләнгән. Г.Алпаров // Сурәтләү, тасвирлау, гәүдәләндерү эше 2. с. мәгъ. Күзалланган, фаразланган, гөманланган. Әмма Аллаһы Тәгаләнең зат шәрифе тәсаувыр гакылдан ерактыр, ягъни Аллаһы Тәгалә андый микән, мондый микән дип күңелгә килгән күзаллауларның һәммәсеннән читтәдер. А.Тимергалин |