ТӘСАДЕФ и. гар. иск. 1) Очрак; очраклылык. «Саран» дип атаганмын – анысы зур бер тәсадефтер. Г.Камал. Бабам, әбием һәм атам, әниемнең – дүртәвенең дә җомга көн вафатлары кызык бер тәсадеф (очраклылык) булды. Р.Зарипов

2) Туры килү очрагы. Мөгаллимә илә мөгаллим гыйлем, мәгърифәт, гүзәл холык, тәкъвалык тугрысында бер-беренә шулкадәр бәрабәр килмешләр иде ки, буйлә рәвештә бер-беренә бәрабәр килгән ир илә хатыннарга дөньяда надир тәсадеф (сирәк очрашу) иде ---. Р.Фәхретдин. Көтелмәгән бер тәсадеф бу онытылган җинаятьне тәкрар күз алдына китерде. М.Гафури



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә