ТӘРТИПСЕЗЛЕК и. 1) Махсус билгеләнгән тәртибе булмау; хаос. Ягъни дөнья мифологиясендә киң таралган бик борынгы чор җиһанындагы тәртипсезлек төшенчәсе безнең милли мифологиядә дә билгеле бер чагылыш таба. Татар халык иҗаты 2) Җәмгыятьтә кабул ителгән кагыйдәләрне бозу, тәртипсез булу; дисциплинасызлык. Син эчке тәртип кагыйдәләренә туры килми торган тәртипсезлек эшләгәнсең. Р.Батулла. Сәйфи мәктәптәге тәртипсезлекләргә каршы еш кына баш күтәргән, шуңа күрә директор белән тыныша алмаган, ата-аналардан акча җыюга каршы да чыгыш ясаган ул. З.Хәким 3) Буталчыклык, чуалчыклык, эзлексезлек. Әллә Әхмәтша хәзрәтнең үзенең укытуында бер кимчелек вә сабак үгрәтүендә бер тәртипсезлек бар микән? Ф.Кәрими 4) Җыйнаксызлык, пычраклык. Эчтә төзелештә була торган тәртипсезлек хөкем сөрә иде: стеналар сыланмаган, идән җимерек хәлдә. М.Маликова. Юнәлгән вакытында бүлмәдә, кухняда һәм алгы бүлмәдә булган тәртипсезлек күзенә чалынды, әмма җыештырырлык әмәл юк иде. В.Исламетдин 5) тәртипсезлекләр күпл. Халык массаларының икътисади, революцион характердагы чуалышлары, кузгалыш, баш күтәрү. Шаһгали хан Зөя крепостен төзеп анда базар оештыргач, Казанда тәртипсезлекләр күплектән, Казан базары сүнә һәм Зөягә күчә. Ш.Мәрҗани. Чәршәмбе тәртипсезлекләр вакытында тоткарланып зинданга ябылганнарны азат итү башланды. Л.Харрасова |