ТӘРТИПСЕЗЛӘНҮ ф. 1) Тәртипсезгә әйләнү, әдәпсез булып китү 2) Үзен тәртипсез тоту, тәртип бозу. Тәртипсезләнеп, шәләй-вәләй йөргән бер малай әнә ничек үзгәргән: бөтенләй икенче кешегә – кыяфәтеннән ашкыну һәм ихтыяр көче бөркелеп торган, сокланып туймаслык егеткә әверелгән. М.Хәсәнов. Болай тәртипсезләнсәгез, мин бер-берегезне күрми торган итәм. Г.Гыйльманов 3) Тәртип бетү, җыйнаксызлану; пөхтәлек бетү. Ниһаять, хатын йорт эшләрен куя: --- һәрбер нәрсә тәртипсезләнә, һәр җирне тузан баса, ирнең дә, балаларның да ашау-эчүләре, кием-салымнары игътибарсыз куела. Г.Бубый 4) Эзлеклелек югалу, буталчыкка әйләнү. Тагын нәрсәдер әйтергә теләгән сыман булып, [әни] авызын ачса да, сүзләре тәртипсезләнделәр, өзек-өзек булып, аңлашылмый башладылар. М.Гафури Тәртипсезләнә бару Торган саен ныграк тәртипсезләнү. Гомумән халык оятсызлана, комсызлана, тәртипсезләнә бара. И.Фәйзрахманов Тәртипсезләнә башлау Тәртипсезләнергә тотыну Тәртипсезләнә төшү Тагын да ныграк тәртипсезләнү Тәртипсезләнеп алу Бераз, берара тәртипсезләнү. Әллә бер шукланып, тәртипсезләнеп алырга инде? Р.Габделхакова. Минем уйлавымча, һәрбер бала әзрәк шаярып, тәртипсезләнеп ала инде ул. Татарстан яшьләре Тәртипсезләнеп бетү Тәмам, бик нык тәртипсезләнү Тәртипсезләнеп йөрү Төрле урыннарда үзен тәртипсез тоту. Ата-анасы кая бу баланың, алардан, синең балаңмы бу, синеке булгач, нишләп болай тәртипсезләнеп йөри, дип сорыйк әле. Р.Вәлиев Тәртипсезләнеп килү Электән, даими рәвештә тәртипсезләнү. Сорауларга җавап биргән базар җитәкчесе урынбасары десантчыларны гаепләргә теләмәде, ул бары тик «аларның ел саен исереп, тәртипсезләнеп килүе сатучыларга ошамый» дип кенә әйтә алды. Б.Тимерова Тәртипсезләнеп китү Кинәт тәртипсезлек күрсәтү Тәртипсезләнеп тору Әле, хәзер, күз алдында тәртипсезләнү; әледән-әле тәртипсезләнү |