ТӘРТИПСЕЗ с. 1. 1) Төгәл бер тәртипкә, төзелешкә ия булмаган. Бу дулкыннар тәртипсез хаотик хәрәкәттә була. Татарстан яшьләре 2) Эзлеклелек булмаган, буталчык, чуалчык. Куркыныч һәм тәртипсез төшләр, көндез фикерләп йөргән нәрсәләр белән йокыда саташулар Рәсүлуллаһ хәдисендә «шайтан уйнавы» дип тәгъбир ителә. Р.Фәхреддин 3) Тәртип сакланмаган, әйберләр үз урынына урнашмаган, таркау, җыйнаксыз. Әйберләр, җиһазлар шулкадәр тәртипсез ки, күрәсең, аларга айлар, еллар буе кул тимәгән. Р.Батулла. Өстәл һәм рояль өсләрендә кочагы-кочагы белән нота кәгазьләре, аларның байтагы тәртипсез рәвештә тәрәзә төпләрендә дә чәчелеп ята. Р.Низамиев 4) Кабул ителгән кагыйдәләргә буйсынмый торган, дисциплинасыз; тәрбиясез. – Нәрсә эшләп йөрисең син монда, тәртипсез кызый?! – дип кычкырды куркуы ачуга алышынган тавышы белән Вестон ханым. А.Азимов 2. рәв. мәгъ. 1) Билгеле бер оешканлыкны сакламыйча, таркау рәвештә, теләсә ничек. Әле анда, әле монда тәртипсез таралып утырган бу кыйшык өйләр тирәсендә каралты-кура, киртә-койма ише хуҗалык корылмалары күренми генә түгел, кайсыберләренең хәтта түбәләре дә юк иде. М.Галәү. Пыяла ясау процессының ахырында, аеруча пыяланы суыту стадиясендә, сыек эретмәдә тәртипсез йөзеп йөргән матдә кисәкчекләре тәртипле кристаллик структурага урнаша. Төзү материаллары 2) Эзлеклелек сакламыйча, буталчык, чуалчык итеп. [Дуслар] Бер нәрсәдән икенчегә сикереп, аннан тагы кире кайтып, үзләренең башыннан кичкәннәрне тәртипсез сөйләп үттеләр. Г.Ибраһимов 3) Тәртипкә буйсынмыйча, бердәмлек сакламыйча. Чәчрәп барып төшкән башлыкларын күреп, калганнар бермәлгә каушап, тукталып калдылар, әмма шундук, кем ятып, кем тезләнеп, тәртипсез атарга керештеләр. Г.Гыйльманов. Әмма болар [кошлар сайравы] ниндидер тәртипсез шаулашу түгел, табигый бер симфония сыман тоела. Ф.Яхин 4) Әхлак-әдәп кагыйдәләрен бозып; дисциплинага буйсынмыйча, тәрбиясез рәвештә. Ул армиядә чакта әниләре үлгән, әтисе башка хатын янына күчеп киткән булганлыктан, егет тәртипсез яшәргә күнегеп килә иде. Айгизә 5) Тигез генә ятмаган, төрлесе төрле якка карап, шома түгел. Матур, зифа тәнле, әмма тәртипсез як-якка таралып торган озын кара чәчле егет, уң кулын күкрәгенә куеп, исемен әйтте. Г.Гыйльманов |