ТӘРТИП-НИЗАМ җый. и. гар.-гар. 1) Тиешле дәрәҗәдәге оешканлык, ныклы кагыйдәләргә буйсынганлык; дисциплина. Мәҗлес гауга вә кычкырышсыз, тәртип-низам илә булды. К.Мотыйгый. Бүгенге урыс матбугаты Октябрь фетнәсенә кадәрге Русия тормышын бик мактап сурәтләргә ярата, янәсе, патша вакытында халык мул яшәгән, тәртип-низам булган. Татарстан яшьләре 2) Эш итү кагыйдәсе, юлы, ысулы. Шундый затлы, мәһабәт бинаны [Колшәриф мәчетен] төзеп тапшыргач, тәртип-низамы да кешечә – уңайлы, итагатьле, татарча кунакчыл булырга тиеш иде югыйсә. Татарстан яшьләре 3) Билгеле бер нәүбәт, эзлеклелек. Аннан соң Әбүгалисина сүз энҗеләрен тәртип-низам җебенә тезеп: – И җаным әфәндем, мин ихтыярым беләнме киттем? – [диде]. К.Насыйри |