ТӘРТИПЛЕЛЕК и. 1) Билгеле бер тәртипкә буйсынганлык, системалылык, эзлеклелек. Рифмасыз ирекле шигырь-рифма анафора рәвешендә юл башында гына очрый, иҗекләр дә төрле юлда төрлечә, ләкин үзенә күрә чагыштырмача тәртиплелек бар икән. Н.Юзиев. Аерым бер сүзләрнең кулланылышы күбәеп китә, төшенчә билге булудан туктый, тәртиплелек югала. М.Кәбиров 2) Тәртипле, әдәпле булу сыйфаты. Һәрберебезнең күңелендә ул [Туфан Габдулла улы Миңнуллин] тәртиплелек, гаделлек һәм теләктәшлек үрнәге булып сакланачак. Сәхнә |