ТӘРТИПЛЕЛӘНҮ ф. Тәртиплегә әйләнү, тәртипле булып китү. Әллә яшь инспекторларның рейдка күп чыгуыннан биредәге җәяүлеләр шулай тәртиплеләнгәннәр: юл билгеләрен санламаучылар әллә ни күп булмады. Сабантуй Тәртиплеләнә бару Акрынлап, аз-азлап тәртиплегә әйләнү Тәртиплеләнә башлау Тәртиплегә әйләнүе сизелү Тәртиплеләнә төшү Бераз тәртиплеләнү Тәртиплеләнеп бетү Тәмам, тулысынча тәртиплеләнү. Бөтенләй яхшырып, тәртиплеләнеп бетәрмен дә сәхнәдән китәрмен дип уйлыйм. Тамаша Тәртиплеләнеп килү Акрынлап, аз-азлап тәртиплеләнгәне күренү Тәртиплеләнеп китү Бераз, берникадәр тәртиплеләнү. Дога өйрәнер, Аллаһ сүзен ишетер, тәртиплеләнеп китәр иде, диләр. Н.Әлмиева |