ТӘРТИПЛЕ с. 1. 1) Төгәл бер тәртипкә, төзелешкә ия булган. Агглютинатив телләрдә сүзформа төзелеше гади, ачык һəм тәртипле. Ф.Сафиуллина. Пыяла ясау процессының ахырында, аеруча пыяланы суыту стадиясендә, сыек эретмәдә тәртипсез йөзеп йөргән матдә кисәкчекләре тәртипле кристаллик структурага урнаша. Төзү материаллары

2) Ватык булмаган, төзек, куллануга әзер булган. Мин коралларны тикшереп чыгам: бөтенесе дә тәртипле. И.Гази

3) Үз-үзен тотышында җәмгыятьтә кабул ителгән тиешле кагыйдәләргә буйсынып яши торган; дисциплиналы. Бергә эшләгән иптәшләре – уңай холыклы кешеләр, белемле, тәртипле халык. К.Кара. Әгәр дә берәрсе, ул шук малай, тәртип бозарга ярата, дисә – ышанмагыз. Миннән дә тәртипле укучы юк ул. И.Диндаров

4) Законнарны бозмаган, законга буйсынып яши торган. Тилләхаҗиев һәрчак тылны тәэмин итү хакында уйланган, теләсә нәрсә кылырга мөмкин көннәрнең үтәсен белгән, менә шул чакта инде аңа бар яктан килгән, бар яктан тәртипле район кирәк булачак. Р.Мирхәйдәров. Күзәтүләрдән күренгәнчә, алар [хөкем ителгән ун кеше] тәртипле тормыш алып баралар, туры юлга басарга омтылалар. Л.Низамиева

5) Төпле, төгәл, эзлеклелек саклаган. Мин, бу соравыңа тәртипле һәм нигезле җавап бирергә кирәк, дип саныйм. Р.Вәлиев

6) Җыйнак, пөхтә, чиста булган. Галиянең йорты авылның иң чиста, иң тәртипле йорты дип танылды. Татарстан яшьләре. Аның җитез атлавына, пөхтә һәм тәртипле ишегалдына, янбакчада үскән җимеш куакларына карап, йорт хуҗасының 90 яшьне тутыруына ышанасы да килми. Шәһри Казан

7) Матур итеп зәвык белән корылган, эшләнгән, күзгә күркәм күренгән. Яшь киленнең тәртипле, матур, мул табыны әзер иде. Ә.Еники

8) Каралган, тәрбияләнгән, тәрбия күргән. Югыйсә бакчабыз элек бик матур, бик тәртипле иде. Ә.Еники

9) Сәламәтлеккә зыян китерә торган зарарлы гадәтләрдән азат булган. Зарарлы гадәтләрдән баш тарту омтылышы, тәртипле тормыш рәвеше сәламәтлегегезне ныгытачак. Шәһри Казан

10) Яхшы тәрбия алган, яхшы тәрбияләнгән, тәрбияле. Яхур патша яшь чакта бик тәртипле, итагатьле бер бала булып үскән икән. Р.Батулла

2. рәв. мәгъ. 1) Даими рәвештә, эзлекле, системалы. [Журнал] Дәвамлы, тәртипле чыгып торуы белән дә абруй казанды, күп таралды, күп укылды... Л.Хәмидуллин. Налогларны тәртипле түләп бару

2) Билгеле бер план, тәртип белән, оешкан төстә. Эшләре тәртипле барсын өчен, алар алдан ниятләп, --- киңәшеп, планлаштырып куялар. Ф.Яхин

3) Билгеле бер эзлеклелек саклап, эзлекле рәвештә. Ни өчен көн, төн тәртипле алмашынып тора? Ф.Әмирхан. Силлабо-тоник система басымсыз һәм басымлы иҗекләрнең тәртипле чиратлашуына корыла. Әдәбият белеме

4) Күркәм, матур, әйбәт, югары бәягә лаек. Табын янында Шәрәфи була икән, көт тә тор: мәҗлес матур, күңелле һәм тәртипле узачак. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә