ТӘРТИПЛӘ’Ү ф. 1) Билгеле бер тәртип булдыру, тәртипкә салу; эзлеклелек булдыру. Максаты – архив документлары турында бер дәфтәр булдырып, шуларны тәртипләп яздыру була. Р.Фәхретдин

2) Тәртипле итү, җыйнак, пөхтә хәлгә китерү. Ханым вә туташлар тезелешеп чәчәкләр китерәләр, кабер өстенә тәртипләп тезәләр, кабернең туфрагы күренми, ул хәзер кабер түгел, чәчәк өеме булып әверелә. Ә.Хәсәни

Тәртипләп бару Һәрберсен, булган берсен бер-бер артлы тәртипләү. Бу авылның феноменаль булган мәхәллә структурасы хакында, авылны тәртипләп барган Иҗтимагый киңәшмәсе турында тапшыру төшерделәр. Р.Җәмдихан

Тәртипләп бетерү Тулысынча тәртипләү. Тимеркәй өстәлне тәртипләп бетерә. Г.Ибраһимов. Әлегә эш программаларын тәртипләп бетерәсем бар, Резеда. Г.Җәлилова

Тәртипләп бирү Кем өчендер тәртипләү

Тәртипләп карау Тәртипләргә омтылу

Тәртипләп кую Тәртипле хәлгә китереп калдыру. Барысын да тәртипләп куйгач, Нәфисә әби, идән уртасына басып, дөньяның дүрт тарафын да барлаган шикелле, өй эчен күздән кичерде. М.Галиев. Ярый әле көздән үк бүрәнәләрне тәртипләп куйганнар. Р.Гаязетдин

Тәртипләп тору Һәрвакыт, гел тәртипләү. Шулай булса да мерәслеләр чишмәне карый, һәрдаим аның тирәсен чистартып, тәртипләп тора. Ватаным Татарстан. Авыл уртасына менә дигән күпер салдык, колхоз вакытында да каралмаган юлларыбызны карап, тәртипләп торабыз. Татарстан яшьләре

Тәртипләп чыгу Башыннан ахырына кадәр, барысын да бер-бер артлы тәртипләү. Бар материалларыгызны системага салып тәртипләп чыгу – күп көч сорый торган бик вак эш инде ул. Г.Җәлилова. Тик шулай да бер чуалган тормыш җебенең очын табарга, һәрнәрсәне нульдән диярлек торгызып, тәртипләп чыгарга бу ябык иңнәрнең генә көче җитәрме? Ватаным Татарстан

Тәртипли башлау Тәртипләргә тотыну

Тәртипли төшү Тагы да бераз тәртипләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә