ТӘРТИ’П ИТҮ ф. кит. 1) Аерым өлешләрдән, нәрсәләрдән бер бөтен оештыру, төзү. Иң элек белгәннәрдән мәгълүмат алына, кабер ташлары, күп төрле чыганаклар өйрәнелә, аерым шәхесләр тормышы, шәҗәрәләр тикшерелә, шулардан кабилә-ырулар тарихы төзелә, соңыннан, барысын бергә җыйгач кына, халыкның гомуми тарихы тәртип ителә. Р.Фәхретдин 2) Материалларны, әйберләрне билгеле бер эзлеклелектә җыю, тиешенчә урнаштыру; тәртипләү, тәртипкә салу. Сөем тутай белән ахирәтләр бу гомер эчендә атасының көтебханәсен тәртип итеп, алып кайткан кулъязмаларны коры урынга тезеп, һәр китапның кайсы бүлмәдә, кайсы теземдә, кайсы киштәдә, кайсы урында икәнен бик тиз табар өчен, аерым җәдвәл төзеп куйдылар. Р.Батулла 3) Аерым кешеләрне сайлап алып, бер төркем, коллектив оештыру, төзү. Әнвәр паша янына Кәбир Бәкер генә түгел, Әфганстаннан, Бохарадан, Ташкенттан вә Бакудан, тагын әллә кайлардан киләләр, алар Әнвәр паша бөтенмөселман гаскәре тәртип итеп, газават юлына басар, дип өметләнә иде. Р.Батулла |