ТӘРТИП и. гар. 1. 1) Нәрсәнең дә булса урнашуында төгәл эзлеклелек. Вәлиулла күзлеген киде, алфавит тәртибендә тезелгән исемлекне ашыкмыйча, хәтеренә сеңдерергә тырышып кына укый башлады. Р.Низами. Безнең полкны дивизия командиры үзе җитәкли һәм ул төркемнең авангардында оча, ә эскадрильябыз тәртип буенча санаганда – икенче. Ф.Хуҗин

2) Әйбер, җиһаз, әсбапларның куелышында, торышында уңайлылык, җыйнаклык. Һәрнәрсә нәкъ тиешенчә, нәкъ кирәк урынына куелган, кухнядагы тәртипкә Фәләхнең исләре китә торган иде, ә бит йорт-җирне шулай гөл итеп тору җиңел эш түгел! В.Нуруллин

3) Тиешле дәрәҗәдә, рәвештә көйләнгәнлек, оешканлык. Инде менә өченче кат тәхет яулагач, Казанда тәртип урнашкач, Сафа Гәрәй хан Зөннарны «мирза» дип атый башлады. Р.Батулла. Димәк, өендә тәртип: кием-салым юылган, җәмәгате юк-барга чәүчәләкләнеп, чокчып торучылардан түгел, туклану мәсьәләсе дә үз югарылыгында. Р.Кәрами

4) Иҗтимагый төзелешнең, идарә итүнең билгеле бер системасы, дәүләт төзелеше. Патшаны бәреп төшергәннән соң, илдә яңа тәртип керә башлагач та, Хәсәнбайны шушы горурлыгыннан мәхрүм итәргә тырышып караучылар җитәрлек булды. М.Кәбиров

5) Эш барышында яки тормышта урнашкан, кабул ителгән билгеле күрсәтмәләр, боерыклар үтәлешендә тайпылышсызлык, көйләнгәнлек; кагыйдә, законнар җыелмасы. Үзебезгә кирәкле китаплар исемлеген җибәрәбез, йөзләгән-меңләгән китаплар алдырабыз һәм үзебез дә алар сораган китапларны җибәреп торабыз. Бер-беребезгә акча түләмибез, тәртип шулай. Р.Вәлиев. Бюродагы эчке тәртип буенча, гид программадан читкә тайпылмаска, ягъни клиентлар белән артык үз итеп аралашмаска, аларга үз фикерен такмаска, тормыш-яшәүләре белән кызыксынып, гайрәтләрен чигермәскә тиеш иде. Н.Гыйматдинова

6) Җәмгыятьтә, коллективта барлык кешеләр өчен үтәлүе мәҗбүри булган кагыйдәләргә буйсынганлык, үз-үзеңне тотыш; дисциплина. Ә эше күп: класста тәртип йомшарып китсә дә, берәр төрле ЧП килеп чыкса да, --- – барысы өчен иң элек комсорг җавап бирә. В.Нуруллин. Кечеләр олыларны хөрмәт итү, итагать, тәртип, хөрмәтле кешегә буйсыну тормыш канунында, төбендә ятарга тиеш! Г.Каюмов

7) Берәр нәрсәнең үтәлешендә билгеле бер ысул, якын килү, куелган таләпләр. Син әйләнешкә керткән салым тәртибе турында ишетеп, минем король моңа гел мөкиббән. В.Имамов

8) Берәр эшне үтәү, башкару өчен гомуми кабул ителгән кагыйдәләр, шартлар. Әмма акланырлыгы да бар: уен тәртибе шундый булуны таләп итә иде. Ф.Яхин. Документлаштыру тәртибе белән танышканнан соң, Роберт Хисамович үзенең фатихасын бирде. К.Кара

9) Билгеле бер рәвештәге төзелеш, торыш. Юк, болар гына түгел, күктә көнбатышка таба төркем-төркем очып үткән һәм бомбаларын ташлаганнан соң тәртип белән тезелешеп кайткан кызыл йолдызлы самолётларны да бөтен халык күрә бит. А.Тимергалин

10) Күнегелгән, электән килгән гадәт, традиция. Никах, туй, кодалашу кебек йолалар үз тәртибе белән гамәлгә ашырыла. Р.Әмирхан. Үзебезнең тәртип белән өстәлләрен дә көйләдем. Г.Галиева

11) Нәрсәнең дә булса җае, рәте, аерым нечкәлекләре. Әби үзе 10 бала алып кайткан, гыйлемен балаларына бирергә тырышкан, намаз тәртибен, Коръән укырга өйрәткән. Н.Садыйкова. Яркәевнең немецлардан калган алачыктан файдалануын, тимер белән эшләү тәртибен белеп алган майор, солдатны тимерче һәм бакырчы итеп билгели. Ютазы таңы

12) Җай, чират, нәүбәт. Туктагыз, мин тәртибе белән сөйлим... А.Тимергалин. Бар да үз тәртибе белән бара, инде менә «Төрлеләр»гә дә килеп җиттеләр. Н.Көбәш

2. хәб. сүз мәгъ. Тиешле дәрәҗәгә китерелгән, көйләнгән, җайланган хәлдә. Запчастьлар белән дә тәртип... Н.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә