ТӘРТИБЕНДӘ бәйл. 1) Нәрсәгәдер нигезләнеп, нәрсәдер нигезендә; буенча, күрә. Бар эш тә закон тәртибендә алып барыла. К.Кара 2) Буларак, рәвешендә; өчен. Малай чаклардагы кебек, сынау тәртибендә кулымны кисәк кенә күтәргән идем, Ишембаев күзләрен ирексездән йомды һәм башын читкәрәк алды. А.Тимергалин |