ТӘРТЕШКӘ и. диал. 1) Ашлык сукканда, ашлыкны бер урыннан икенче урынга күчерү, өю яки тарату, түтәл ясаганда, туфрак тигезләү өчен, уртасына сап утыртылган кыска тактадан гыйбарәт эш коралы; тарткы. Кара урман, кара урман артыннан --- шаркылдык, шаркылдык артыннан селкенчәк, селкенчәк артыннан тәртешкә, тәртешкә артыннан тырма. Әкият

2) Мичтән күмер тарту өчен «Г» хәрефе формасындагы әйбер; кисәү агачы

3) Ике торбаны почмак ясап тоташтыра торган өстәмә деталь

4) күч. шелт. Килешсез сузылган кул-аяк. Тәртешкәләреңне җыя төш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә