ТӘРТӘЛЕ с. 1) Билгеле сандагы яки сыйфаттагы тәртәсе булган, тәртәләп җигелгән. Әйбәт чабышкы син, мәгәр бәһаңне белмиләр, кыска тәртәле арба-чаналарга җигеп җәфалыйлар икән шул сине. В.Имамов. Халил зыбанына төренгән килеш --- бер тәртәле, пар ат җигә торган чанада, ике тимер бучка керосинга терәлеп утырган. В.Ильясов 2) Тоткалы, саплы. Арттагы рәтләрдә мәңгелек аспирантка охшаган чал чәчле, кайчандыр тәбегә кыстырып алынгандай чыраена калын тәртәле күзлек элгән бер егет кычкырып җырлап җибәрде. Идел 3) күч. сөйл. к. арбалы (3 мәгъ.). Ләкин тәртәле Ришат барысын да боза: кызга бәрелә, һәм аның сумкасы ертыламы шунда (киноларның хисле җирендә әфлисуннар тәгәрәшә бит әле)… монда да шул ук хәл! Уенчыклар --- чәчелә! Л.Мәрданова |