ТӘРТӘ и. Ат яки башка хайванны җигү өчен, бер очы арбаның алгы күчәренә яки чана табанының алгы ягына беркетелә торган ике колганың берсе; арыш. Бозауны арбага салды, сыерны ат белән янәшә тәртә башына бәйләде. М.Кәрим. Өй каршындагы лапастан өскә күтәртеп куелган берничә пар тәртә башлары күренә. М.Хәсәнов

Тәртә арасына кертү 1) Атны җигәргә күнектерү, йөк тарту хезмәтенә әзерләү. Кысрыклап кына атны тәртә арасына кертеп була. Ф.Дәүләтбаев; 2) Кемне дә булса берәр эшкә тарту, нинди дә булса эш белән шөгыльләнергә мәҗбүр итү. --- тормыш көтә башлаган егет 20 яшьтә үк үзенә дип бура бурый: нишләсен, тормыш яшьли тәртә арасына кертә шул аны. Шәһри Казан; 3) Кемне дә булса билгеле кагыйдәләргә, тәртипкә өйрәтү. Армия егетләрне бераз басты, тәртә арасына кертте, ташып барган көчләрен йөгәнләде. К.Кара. Безнең арада да төрле хәлләр булгалагандыр, әмма әнкәй, һәрнәрсәне үз вакытында хәл итеп, безне тәртә арасына кертеп килде. Ватаным Татарстан. Тәртә арасына керү 1) Эш яшенә җитү, мөстәкыйль эшли алырлык булу. Әтисе дә эш кушкан саен: «Зур егет инде син, тәртә арасына керергә күптән вакыт», – дигән була. Г.Фарсыева; 2) Эшкә алыну, эшли башлау. Өстәвенә егәре тормыш арбасын тартырлык булып ныгыганчы ук тәртә арасына керде… М.Хуҗин; 3) Тәртипкә, дисциплинага өйрәнү. Тәртә арасында тоту Куелган таләпләрнең, шартларның үтәлешен тәэмин итү. Җиһанны үзидарә режимында тоту өчен, Планетар Зур пространствоны региональ каршылыклы кисәкләргә бүлгәләү мәслихәт --- «бүлгәлә һәм идарә ит» мәсләген куллану халыкларны тәртә арасында тотуны җиңеләйтә. Р.Сафин. Тәртә аша сикерү Куелган чикләрне, кабул ителгән тәртипне бозу, тиешле кагыйдәләрне сакламау. Абруйсызланып тәртә аша сикерүчеләрнең колакларын да борабыз. Г.Минский. Тәртә башы белән орыну 1) Саксыз йөреп нәрсәгә дә булса бәрелү, аударып җимерү, вату. Кече якта нәрсәнеңдер дөбердәп идәнгә ауганы ишетелде: әллә кызган шәпкә тәртә башы белән орынып, әллә юри әйбер атып бәреп, Наилә үзенчә бер «кыямәт» кубарып алды. Ф.Хөсни; 2) Кемгә дә булса сүз тидерү, аны тәнкыйтьләү. Тәртә башы чәйнәү Берәр нәрсә өчен бәхәсләшү, карышу, талашу. Хөснулла компаниясе тәртә башы чәйнәп карады да чиләндерә алмады. Дүдәк күле һәм Тубылгы аланыннан ике йөз кырык дисәтинә җирне [җәмәгать] безнең чутка кисәргә [әйтте]. Ш.Камал. Тәртә буе 1) Халыкта борынгы озынлык үлчәме (2–3 м чамасы). Урысның төп биләмәләренә барып кергәч, тәртә буе --- гына калкына алган нәп-нәзек наратларны, кәкре, гарип каеннарны күргәч, күңел тарихка борылып кайта. И.Гыйләҗев; 2) Кирәгеннән күпкә озын. Башкисәрнең тәртә буе кылычын баш очына күтәрүе булган, хатыннарның берсе: «Балам!» – дип кычкырып, һуштан язып егылган. Г.Гыйльманов. Дүрт елда яңадан тәртә буе үсә икән. Мөгамбәр Галиев. Тәртәгә аркылы килү Каршылыклар, комачаулыклар, тоткарлыклар килеп чыгу. Ул көнне ничектер безнең тәртәгә гел аркылы гына килеп торды. Разведчиклар да ниндидер ачыгавызлар эләккән иде... Казан утлары. Тәртәгә җигелү Нәрсә дә булса эшләү, нинди дә булса эшкә, җитәкчелек итүгә алыну. Зәмзәмия һәм Габдрахман Гайфетдиновлар 60 ел тормыш арбасын бер тәртәгә җигелеп тарталар икән. Татарстан яшьләре. Тәртәгә кертү Дөрес юлга күндерү, төзәтү; гомумән билгеле таләпләргә буйсындыру, кагыйдәләр белән чикләү. Иҗат ирекле булырга тиеш, аны тәртәгә кертү файдасыз! З.Низаметдинов. Ай-һай, закон дип кенә «урман – гомуми байлык» дип пырдымсыз яшәргә өйрәнгән халыкны тәртәгә кертеп булырмы икән? Ватаным Татарстан. Тәртәгә керү к. тәртә арасына керү. Әгәр син тәртипкә буйсынасың икән – ул [әткәй] булыша, әгәр тәртәгә кермисең икән – якын барма. Ватаным Татарстан. Тәртәгә тибү Холыксызлану, дуамаллану, характер күрсәтү; усаллану, киреләнү. Тәртәгә тибеп маташсаң, телеңне тешләтергә дә күп сорап тормый... Ә.Дусайлы. – Юк, – диде чал чәчле судья хатын, – сеңелем, син тәртәгә типмә, балага ата кирәк, бер азыныр да бер тынар. Идел. Тәртәдән чыгу 1) Начар юлдан китү, юлдан язу, бозылу. Тәртип бозулар, яшьләрнең тәртәдән чыгып йөрүләре дәүләт югарылыгында тыелса, моның нинди начарлыгы булыр иде икән?! Кәеф ничек?; 2) Артыгын әйтеп ташлау, артыгын сөйләү. Чит илдән әллә ниткән ит, икмәк керткәнче, үзебезнең продукцияне саттырыр идем, авылда хезмәт итүчеләр --- санаторий-курортларда ял итәрләр иде. Тәртәдән чыга башладым бугай. Төп фикеремне аңлагансыздыр: телевизор яисә Мактау грамотасы биргәнче, механизатор Гафиятуллага, терлекче Мәмдухага лаеклы тормыш кирәк. Татарстан яшьләре. Тәртә җимерү к. тәртә сындыру. Гомумән, Гасиман Ширгазин, тәртә җимерергә яратучанрак кеше булса да, әлеге фильмын җиргә төшебрәк, гадирәк һәм нәфисрәк итеп башкарып чыккан, миңа калса. Татарстан яшьләре. Тәртә каеру 1) Тәртәне чанага беркетү. Сугыш еллары, авылда тәртә каерырлык та ир-ат юк. Р.Вәлиев; 2) к. тәртәне (кирегә) бору. Кайтып җитмәгән, ә инде тәртә каеру ягында. С.Шәрипов. Тәртәне (кирегә) бору 1) Килгән якка кире юнәлү, килгән якка кире кайта башлау. Гел рәхәт кенә эзләп чаптыгыз шул: башта илне ташлап киткәнсез, анда эшләр кыза башлагач, монда таба тәртәне бордыгыз. Татарстан яшьләре; 2) Алдагының киресен сөйләү, бөтенләй башкача фикер яки эш йөртә башлау, элекке уеннан, сүзеннән, ниятеннән кире кайту. Хосусән кадетларның шулай тәртә борулары, крестьян законы каралганда, ап-ачык мәгълүм булды. Г.Исхакый. – Бу бик катлаулы эш, без ике кандидатураны карадык инде, ризалар да бар, каршы төшүчеләр дә... – дип, тәртәне кирегә бора башлады кабинет хуҗасы. Р.Мирхәйдәров. Тәртәне кире(гә) каеру к. тәртәне (кирегә) бору. Тәртәне кирегә каерма, улым, сындырырсың. Р.Вәлиев. Тәртә пычрату Эшнең рәтен җибәрү, эшне бозу. Тәртәсе җитү Нәрсәнең дә булса серенә төшенә алу, аңлый алу. – Пушшай анда мине Иманкол хаҗи: «Туң надан!» – дип әрләсен. Аңа кая әле миңа җитү! --- Анысына инде берсенең дә тәртәсе җитми. К.Нәҗми. Тәртәсе зиректән к. тәртәсе кыска. Тәртәсе кыска Тиз кызып китә, сүз күтәрми торган, тиз ачуланып, дуамалланып китүчән. Өлкәннәр инде теш кысып булса да түзәргә өйрәнгән, ә менә яшьләрнең тәртәсе кыска. Ризасызлыгын алар төрле протест ярдәмендә белдерә. Туган як. Тәртәсе тиз сынучан к. тәртәсе кыска. Тәртә сындыру Башкаларга каршы барып, киреләнеп, дуамалланып эшне бозу. Дулап, тәртә сындырырга ашыкма, Харрас. Җ.Дәрзаман. Дөрес, гадел әйтелмәгән, үзенә ябышмаслык сүзләрдән кызып китеп тәртә сындыру гадәте дә юк түгел Рафиянең. Р.Рахман. Тәртә сыну Берни эшли, беркая бара алмас хәлгә төшү. Өндәмә, Минһаҗетдин, өндәмә, яме... Синең үзеңнең дә ул турыда тәртәң сынган. К.Тинчурин. Тәртә төртсәң үсеп китәрлек Туфрагы бик уңдырышлы. «Безнең якта җиргә тәртә төртеп куйсаң да үсеп китә», – диде украин егете. Г.Әпсәләмов. Тәртә түбәнгә карау Эшнең рәте китү, кирегә тәгәрәү. Гыйлаҗны әвен бригадиры итеп билгеләделәр: заманында председатель дә, агротехник та булган кешегә бу инде, ни генә әйтмә, тәртәләрнең түбән карый баруы иде. Р.Төхфәтуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә