ТӘРКИП и. гар. иск. кит. 1) Кисәкләрне кушу, җыйнау, бербөтен ясау эше

2) Шул юл белән барлыкка килгән нәрсә; состав. Һәрбер төрки телдә «состав» – рус теленең состав сүзе түгел: казакча «курам», үзбәкчә, азәричә, төрекчә «тәркип», иске татар китапларында да «тәркип» [сүзе] булган. Фән һәм тел

3) Сүзтезмә. Синтаксис бүлегендә исә иң зур берәмлек – тәркип. В.Хангилдин. [Бу әсәрләрдә] Әллә никадәр гарәби вә фарси сүз вә тәркипләр ---, төрки сүзләрнең дә күбесе татар шивәсенчә түгел. Җ.Вәлиди

4) Төзелеш, структура. Тәркип вә өслүбе кемчә вә кемгә тәкълид икәнен бер Ходай үзе генә белсен! Г.Тукай

5) пед. Мәдрәсәдә гарәп сүзтезмәсен өйрәтә торган дәреслек, уку китабы; шул дәреслек буенча гарәп синтаксисын тикшерү, анализ ясаудан гыйбарәт дәреснең үзе. Үземез хәзер дә мәдрәсәдә укып торамыз. Дәресемез «Тәркип»не чыгып барамыз. Г.Тукай. 96 нчы елның башындарак тәркипкә төшеп, май башларында [мәдрәсәдән] авылга кайттым. М.Гафури



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә