ТӘРҖЕМӘЛЕ с. 1) Тәрҗемәсе булган, тәрҗемә ителгән; бер телдән икенче телгә күчерелгән. Кешеләр керәчәк, татар телендә тәрҗемәле спектакль караячак – ярамыймыни? Казан утлары. Тәрҗемәле текст

2) Аерым берәмлекләрнең бер телдән башка бер (яки берничә) телгә тәрҗемәләрен бирә торган. Татар теленең аңлатмалы һәм тәрҗемәле сүзлекләрендә иллегә якын шундый сүз теркәлгән. Р.Мөхиярова. Халыклар арасында дипломатик һәм сәүдә мөнәсәбәтләре ике телле тәрҗемәле сүзлекләрнең төзелүенә этәргеч булып тора. Фән һәм тел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә