ТӘРҖЕМӘЛӘ’Ү ф. 1) Тәрҗемә эшен башкару, тәрҗемә итү. Ул алар белән нык аралашып, «тел-лөгать алмашып» яшәде, рухи тормышлары турында һәрдаим язып килде, атаклы кешеләрен үзенең хезмәтләрендә сурәтләде, аркадаш каләмдәшләренең әсәрләрен, турыдан-туры тәрҗемәләп, татар укучысына җиткерде. Р.Фәйзуллин. Рус телендәге газеталардан турыдан-туры тәрҗемәләп бирелгән язмаларның мәгънәсенә төшенү өчен, зур тырышлык куярга туры килә. С.Әхмәтҗанова 2) Аңлату, шәрехләү. Кызы, аны-моны нечкәртеп тормастан, минем дуамал сорауны, әле ярый, шул әйтелеп бетмәгән килеш, гадәттәгечә пышылдап кына әнисенә «тәрҗемәләп» бирде. Ф.Хөсни Тәрҗемәләп бетерү Барысын да тәрҗемәләү; тәрҗемәләүне төгәлләү. Бер әсәрне тәрҗемәләп бетерүгә икенчесенә тотына иде. Кызыл таң Тәрҗемәләп бирү Кем өчендер тәрҗемәләү. Әмма өлкәне тагын тиз генә арага кысылды, аның һаман да мине каушатасы килә иде шикелле: – Инде соңгы җөмләләрне укып, тәрҗемәләп бирегез, – диде ул. Й.Хәлиуллин Тәрҗемәләп карау Тәрҗемә итәргә тырышу; тәрҗемә итү омтылышы ясау. И заманалар, татарга да тылмач кирәк хәзер. Тәрҗемәләп карыйк. И.Юзеев Тәрҗемәләп тору Сөйләү моментында тәрҗемәләү; әледән-әле тәрҗемәләү. Без сөйләшкәнне тәрҗемәләп торыр өчен кирәк бит ул. Мәйдан Тәрҗемәләп чыгу Барысын да башыннан ахырына кадәр тәрҗемәләү. Кыска гына вакыт эчендә «Калевала»ның берничә табагын тәрҗемәләп чыктым. М.Шабаев Тәрҗемәли башлау Тәрҗемәләргә керешү. Чит телләрдән дә турыдан-туры тәрҗемәли башлау алдында торабыз. Г.Ахунҗанов. Кытай галиме Сюэ Цзунчжэнның «Түрк тарихы»н тәрҗемәли башладым. Т.Әйди |