ТӘРҖЕМӘ’И ХӘЛ и. гар. Кемнең дә булса тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында төп мәгълүмат; биография. Тукай дустыбыз әйтмешли, киләчәктә безнең тәрҗемәи хәлебезне энәсеннән җебенә кадәр өйрәнерләр әле. И.Юзеев. Аңа Җәүдәтнең киләсен алдан хәбәр итеп куйганнар иде булса кирәк, ул сорау-фәләнне көтмичә, кыска гына итеп, үзенең тәрҗемәи хәлен дә сөйләп алды. А.Хәлим |