ТӘРҖЕМӘ и. гар. 1. 1) Бер телдә әйтелгән, язылган фикерне икенче тел чаралары белән әйтеп яисә язып бирү, бер телдә әйтелгән яки язылганны икенче телгә күчерү эше. Хәтта әле әдәби тәрҗемә өлкәсендә азау тешләр яргач та, берәр әсәрдә шигъри тәрҗемәне дә үзем үк башкарган очракларда, шагыйрь кисәкләре акыл сатмакчылар. К.Миңлебаев 2) Бер телдәге мәгълүматның икенче тел чаралары ярдәме белән бирелгән язма яки сөйләмә текст; тәрҗемә ителгән нәрсә. Мин, Истанбулга барып, җыен яңа әдәбият, шулар җөмләсеннән оригинал, тәрҗемә, төрле театр китаплары төяп алып кайтам. Г.Камал. Китап тышлыгындагы кәгазьләр арасыннан әлеге тәрҗемә дә килеп чыкты. М.Мәһдиев 2. с. мәгъ. Бер телдән икенче бер телгә күчерелгән, аударылган. Рус теленнән тәрҗемә ителсә дә, тәрҗемә әсәрләр бик-бик сирәк очракта гына ирешә торган халык мәхәббәтен яулады. Ю.Сафиуллин |