ТӘРҖЕМАНЛЫК и. 1) Тәрҗемәче булу шөгыле, эше; тылмачлык. Безнең кавем тәрҗеманлыкка элек-электән үк өстенлекле игътибар биргән, хәтта әлеге вазифага ныклап алынучы мирзалар да булган. З.Мансуров. Аның [Л.Хәмидуллинның] тәрҗеманлык тырышлыгы белән казакъ язучыларының повестьлары да («Җәйләүдә», 1993), казакъ халык әкиятләре дә («Сыбызгы сере», 1996) аерым басмаларда дөнья күрә. Казан утлары 2) Арадашлык |