ТӘРҖЕМАН и. фар. 1) Тәрҗемәче, тылмач. Олуглар тирәсендә берничә ел тәрҗеман булып кына йөрү җитмидер. К.Насыйри. Аның русча ярыйсы гына сөйләшә алуын, ә төрек, гарәп, фарсы телләрен су урынына эчүен күреп, тәрҗеман итеп эшкә алуны хуп күрделәр. З.Мурсиев 2) Нинди дә булса фикерне, максатны аңлатуда, җиткерүдә арадашчы, корал; аңлатучы, пропагандалаучы. Мәсәлән, хиссият тәрҗеманы булган сүзләрдән – хикмәт, хыялый шигырьләрдән – хакыйкать, анчак күңел ачар өчен генә сөйләнгән мәнзумәләрдән нечкәлек эзләү мөнәккыйдьлек улмас. М.Гафури |