ТӘРЕ’ ЯВЫ и. тар. XI – XV гасырларда Көнбатыш Европа феодалларының башта Иерусалимны мөселманнар кулыннан алу, католик динен тарату өчен, соңрак башка, башлыча дини максатлар белән Якын Көнчыгыш, Төньяк Африка һ.б.ш.ларга оештырган сугышлары. Аурупалыларның тәре явына каршы Мисыр һәм Сурияне берләштергән хаким, милләте белән көрд, гаскәр башлыгыннан хакимлеккә күтәрелә. Г.Исхакый. Брейвик үз белдерүендә Европадагы мөселманнарга каршы тәре яулары башларга чакыра. Н.Акмал |