ТӘРЕ’ ПОХОДЫ и. тар. 1) к. тәре явы . Әнә Рум папасы католиклар чиркәве исеменнән Аурупадагы инквизиция өчен дә гафу үтенә, гарәпләрдән тәре походлары ясаганга да ярлыкау сорый. Р.Зәйдулла. Билгеле булганча, Казанны яулап алу походын Мөдһиш Иван тәре походы формасында оештыра. Р.Фәхретдин 2) күч. Берәр нәрсәгә каршы оештырылган пропагандалы көрәш кампаниясе. [Фашистлар:] Берләшик без изге берлеккә, Оештырыйк тәре походын, – [диләр]. Ә.Фәйзи |