ТӘРЕЛЕ с. 1) Тәре рәвешендәге, тәредән торган. Меңнәрчә кешене зинданнарда череткән, юл буендагы тәреле баганаларга кадаклаткан, --- тәмам иблискә әверелгән Нерон, әҗәле килүен сизгәч, ни кылырга белми, кай тарафларга чыгып качарга белми йөди. М.Хәбибуллин. Тәреле урдинны Әмәмәт каядыр яшерде. З.Зәйнуллин 2) Тәресе булган, тәре сурәте төшерелгән. Кара тәреле самолётлар нарат башларына тияр-тимәс кенә очып йөрделәр. М.Мәһдиев. Яралыларны утырткан кызыл тәреле арбалар гына ара-тирә күренгәләп китә. А.Шамов |