ТӘРЕЛӘНДЕРҮ ф. туп. Акайту, зур итеп ачу; ялтырату (күзләрне). Габделхак абзый күзен тәреләндереп аяк астына караса, чыннан да, канатлары каерылган бу мескен кош – казларының инәсе икән. Ф.Яхин. Инде котылдым бугай дип кенә барадырыем, тәки күзеңне тәреләндереп килеп җиттең бит, ә! В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә