ТӘРЕ’ ЙӨРТҮЧЕ и. тар. Тәре явында катнашучы кеше. Уку-язу – Христоска каршы бару, дигән дини фанатизм байрагы астында тәре йөртүче католиклар тарафыннан максатлы рәвештә китапларны, уку йортларын ачыктан-ачык юк итү, яу-походлар вакытында акыл ияләрен асу-кисү, яндыру кебек коточкыч афәт-золым берничә гасыр буена бара. М.Галиев |