ТӘРЕ’ БАГАНАСЫ и. 1) Христиан торак пунктларына кергәндә, юл буена яки эчтә уртадагы мәйданга куелган хач һәм аңа Гайсә галәйһиссәлам яки башка изгеләр сурәте беркетелгән багана. Өч манаралы костёллар, юлларда бик еш очраган тәре баганалары, дугасыз җигелгән атлар, хәтсез озын олау арбалары, --- уйсулыклар, сыртлар, ташлы һәм кызгылт комлык җир – барысы да Польша җиренең үзенчәлеге иде. А.Расих 2) күч. гади с. к. тәре (8 мәгъ.). Имгәтмәдем, кәнишне, ярата идем тәре баганасын, тотып өч мәртәбә селеккәнмендер. Н.Гыйматдинова |