ТӘРЕ и. 1) бор. Исламга кадәрге мәҗүсилек чорында баш илаһ, күк дөньясының башлыгы; тәңре. Шулай итеп, тәре «мәҗүси илаһ, пот; әшәке җан» һәм мөселман Тәңре икесе дә бер үк сүзгә – төрки, монгол халыкларының «беренче» баш илаһы, «күк дөньясының башлыгы» булган «тэңир» сүзенә кайтып кала. Р.Әхмәтьянов

2) Христианнар илаһ санап табына торган Гайсә галәйһиссәламнең яки берәр изгенең сурәте төшерелгән такта; икона. Түрдәге сул почмакта тәре, астарак Матрёна түтәйнең яшь вакытта ире белән төшкән фотосурәте эленеп тора. З.Мәхмүди

3) Христианлык билгесе буларак үзара турыпочмак ясап кисешкән ике таяктан гыйбарәт дини табыну әйбере, шуның символы; хач һәм аның төрле гәүдәләнеше. Рязань кызы, беренче онык тугач та, аны Бауман урамындагы чиркәүдә чукындырып, поптан Анастасия исеме куштырды һәм баласының муенына алтын тәре асты. Н.Гыйматдинова. Изге бабаларыбызның кабер ташларыннан салынган чиркәүнең тәресенә яшен чатыр-чотыр бәрә, ә нигездә яткан ташлардагы гарәп язулы чигешләрне эре яңгыр тамчылары елый-елый укыйлар… Б.Рәхимова

4) Әвернә формасында үзара кисешкән ике сызыктан гыйбарәт билге, галәмәт. Бу бит тәре түгел, кушу галәмәте, ди. Г.Бәширов. Нәкъ шулвакыт каяндыр полк врачы Нина Андреевна килеп чыкты, ул уң кулына сыртына тәре сугылган сумка тоткан иде. С.Поварисов

5) Шул рәвештәге орден яки медаль. Гаскәр килә икән, дигәч, Акбарыш баба, солдаттан кайткан киемнәрен киеп, гомер такмаган өч тәресен түшенә кадап, мәйданга китте. Р.Батулла. Кыскасы, яхшылык, батырлык эшләгән мөселман хөкүмәт тарафыннан тәре ала. Я.Шәфыйков

6) махс. Бер-беренә аркылы куеп беркетелгән агач яки тимерләрдән торган деталь яки җайланма; әвернә. [Арбаңның] Тәресе иртәгә өлгергән булыр. Ф.Хөсни

7) Уен картасының сабаклы өчьяфрак рәсеме төшерелгән кара масте; треф. Мирвәли кулына килеп кергән тәре тузына, чынлап та, ашык-пошык кына бер сүз тырналган иде: «Стрелка». Г.Гыйльманов

8) күч. гади с. Тиргәү, сүгү сүзе буларак кулланыла. Хәзер беребезгә дә рәт юк, икебезне дә туздырды, тәре! Р.Батулла. Безнең хәлне аңлагыз инде, шагыйрь тәреләр. Ф.Яруллин

Тәресенә кату Карышып нык киреләнү, үҗәтләнеп үзсүзләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә