ТӘРБИЯЧЕ и. 1) Тәрбия эше белән шөгыльләнүче махсус хезмәткәр. Мәхмүт абыйсы – мәктәп директоры, хатыны Кәшифә апа – кызлар торагында тәрбияче. Р.Газиз. Безгә якында гына урнашкан балалар бакчасына тәрбияче кирәк икән. Р.Хәбибуллина // Нәрсәгә булса да өйрәтүче, нинди дә булса сыйфатларга өндәүче зат. «Кешегә усаллык итмә!» Нинди кыска сүз! Бу сүзе белән Рәсүлуллаһ һәрбер адәмне үзенә үзе өчен юл күрсәтүче һәм тәрбияче булырга тиешлеген белдерә. Р.Фәхреддин. Әти кеше, тәрбияче... Каян килгән бу осталык? Каян таныш аңа тәрбия эше? Ә.Низамова

2) Ашатып-эчереп, карап, тәрбияләп торучы кеше; тиешле шартлар тудырып, кайгыртып торучы зат. Мине карап үстергән тәрбияче әби гел әйтә иде: «Сез ике туган булгансыз, онытма, берегез малай булган», – ди иде. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә