ТӘРБИЯСЕЗЛӘНҮ ф. Тәрбиясезгә әйләнү, үзен тупас, әдәпсез тота башлау, кабул ителгән тиешле әдәп-әхлак кагыйдәләрен бозу. Җитәр! Ничек син болай тәрбиясезләнәсең? Тилердеңме әллә? М.Фәйзи

Тәрбиясезләнә бару Торган саен ныграк тәрбиясезләнү

Тәрбиясезләнә төшү Тагын да тәрбиясезләнү

Тәрбиясезләнеп алу Бераз тәрбиясезләнү

Тәрбиясезләнеп бетү Тәмам, бик нык тәрбиясезләнү

Тәрбиясезләнеп китү Соңгы вакытларда сизелерлек тәрбиясезләнү

Тәрбиясезләнеп тору Әле, хәзер, күз алдында тәрбиясезләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә