ТӘРБИЯСЕЗ с. 1. Тиешле әдәп-әхлак тәрбиясе алмаган, кабул ителгән әдәп-әхлак кагыйдәләренә буйсынмый, аларны сакламый торган, үзен тупас, әдәпсез тоткан. Начар гадәтле, тәрбиясез егетләр эше бу! М.Мәһдиев. Бу кимсенүгә түзеп тора алмыйча, бар ярсуларын, яшәүгә омтылышларын канат итеп, чәчәкләр тәрбиясез малай аяк астында тапталудан ничек тә котылмакчы булалар. Г.Гыйльманов 2. и. мәгъ. Шундый сыфатларга ия кеше. Фактны дөрес тотып алгансыз: әйе, кызганычка каршы, кино вакытында тәмәке тартучы тәрбиясезләр очраштыргалый әле бездә! В.Нуруллин 3. рәв. мәгъ. 1) Тиешле әдәп-әхлак тәрбиясе күрмичә. Менә бит ул тәрбиясез үскән сала йолкышы! М.Юныс 2) Әдәп-әхлак кагыйдәләрен бозып, әдәп сакламыйча. Тәрбиясез кылану 3) Кайгыртучысыннан, караучысыннан мәхрүм булып. Менә мин әйткән әлеге аккоштай йорт тәрбиясез кала, ди. Т.Нурмөхәммәтов |