ТӘРБИЯЛЕ с. 1. 1) Тиешле тәрбия алган, әдәп-әхлак кагыйдәләрен яхшы белгән, үзен шул кагыйдә кысаларында тоткан. Шулай итеп, бер-берсенә ярдәмләшә торган, олыны – олы, кечене кече иткән тәрбияле, яхшы балалар үстерде Фәридә. Н.Кәримова. Мин аңа бик рәхмәтлемен, ул – бик ихлас, театрга искиткеч бирелгән, тәрбияле, акыллы кеше. Ф.Мөслимова 2) Тиешле шартларда тәрбияләнгән, бөтен шартын китереп асралган; тиешенчә каралган, тиешле шартлар тудырылган. Вокзал алдындагы бик матур вә тәрбияле бакча һәрбер юлчының күңеленә истифһам галәмәте төшерә. Ф.Әмирхан. Тәрбияле йомшак урында йокыбыз канганчы йокладык. М.Яһудин 2. рәв. мәгъ. Әдәп-әхлак кагыйдәләренә туры китереп. Зифа буйлы, үз кадерләрен, үз кыйммәтләрен яхшы аңлаучы гарәп хезмәткәрләре үзләрен искиткеч тыныч, тәрбияле тота. Ә.Дусайлы |