ТӘРБИЯЛӘ’Ү ф. 1) Даими рәвештә тиешле әдәп-әхлак кагыйдәләренә, гадәтләргә, күнекмәләргә өйрәтү, аң-белем бирү. Балаларына алар заманча белем бирергә, аларны зыялы кешеләр итеп тәрбияләргә омтылалар. Ф.Мөслимова 2) Кемнең дә булса үсешенә, фикер йөртүенә, тойгыларына даими йогынты ясау. Шулай ук без --- киң хезмәт массасы арасындагы төрле ятышсыз якларны төзәтү, тәрбияләү теләге белән көлке әсәрләр язарга тиешбез, чөнки көлү – тәрбияләү методының иң көчлеләреннән [берсе]. М.Җәлил 3) Кемне дә булса билгеле бер гадәткә, холык-фигыльгә өйрәтү, күнектерү, гадәтләндерү, нинди дә булса сыйфат, хис, үзлек бирү, йоктыру. Тугры ирнең тугры хатыны, күп балалы газиз ана булып, балаларымны намуслы, иманлы итеп тәрбиялисем килә. Г.Галиева 4) Тиешле яшәү шартлары тудырып асрау, багу. Авыл халкы үзләре тәрбияләп тергезгән кошны кул болгап, хәерле сәфәр теләп озатып кала. А.Тимергалин. Сугышка кадәр язгы чәчүдә эшләргә тиешле атларны бер ай беркая да җикмичә шәпләп тәрбиялиләр, ял иттерәләр иде. В.Нуруллин Тәрбияләп карау Сынау максаты белән тәрбияләү. Менә тагын бер тапкыр тәрбияләп карыйк! Н.Кәримова Тәрбияләп килү Элек-электән, даими рәвештә тәрбияләү. Авыз иҗаты әсәрләре борынгы заманнардан бирле кешеләрдә туган җиргә, туган телгә мәхәббәт, ата-анага, өлкәннәргә хөрмәт, хезмәт сөю, һөнәргә, белемгә омтылу, батырлык, гаделлек, сабырлык, тыйнаклык, юмартлык, пөхтәлек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләп килде. К.Идрисова Тәрбияләп тору Һәрвакыт тәрбияләү. Әнкәйне мин ел саен ике-өч мәртәбә үз яныма чакырып, кунак итеп, тәрбияләп тордым. Г.Гыйльманов. [Таһир Якуповның] Каберен карап, тәрбияләп торам. Татарстан яшьләре Тәрбияли башлау Тәрбияләргә керешү. Тизрәк үссеннәр, симезрәк булсыннар дип, Равил энем белән без аларны [бәрәннәрне] аеруча нык тәрбияли башладык. В.Нуруллин Тәрбияли килү к. тәрбияләп килү. Яшьләрне гомер-гомергә өлкәннәр тәрбияли килгән. М.Хуҗин |