ТӘРБИЯЛӘНҮ ф. Тәрбия алу, тәрбия ителү. Икенче бер папкада – Крупская, Клара Цеткин, парашютист ханымнар һәм башкалар турында истәлекләр; Галия шулар үрнәгендә тәрбияләнә, тәрбияли. Р.Рахман. Мулла гаиләсендә миһербанлык рухында тәрбияләнгән намуслы шәхес буларак, Ибраһим иң җаваплы, үзе өчен хәтәр мизгелләрдә дә принципиальлек күрсәтергә тырыша, гаделлек сагында торырга омтыла. Р.Әмирхан

Тәрбияләнеп килү Элек-электән, даими тәрбияләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә