ТӘРБИЯ и. гар. 1) Тиешле әдәп кагыйдәләренә, этик һәм эстетик күнекмәләргә өйрәтү, белем бирү эшчәнлеге. [Хак Тәгалә] Миңа да күп кенә нәрсәләрне төшендерде: хакыйкатьне дөрес итеп, кызартмыйча язарга кушты. Алдашу тәрбия чыганагы түгел икән. Н.Хәсәнов. Менә әни шулай дип әйтмәгән булса, каян белер идек кунакчыллыкның шундый нечкәлекләре дә барлыгын һәм бу хәлнең олы тәрбия мизгеле икәнлеген дә. Н.Кәримова

2) Саулык-сәламәтлекне, физик камиллекне саклау, яхшырту эшчәнлеге. Кыш көне ике бармак калынлыгындагы имән чаңгыда йөрүдән башка бер дә тән тәрбиясе кайгыртылмаган. М.Мәһдиев. Кыз баланың эчке дөньясын, рухи халәтен әнисе кайгыртса, физик тәрбия әтисе җилкәсенә төште: кышын чаңгыда, тимераякта шудылар, җәй көне дә эш табыла иде... Р.Кәрами

3) Өйрәтү нәтиҗәсе буларак үзләштерелгән аң-белем, тиешле культура, әдәп-әхлак кагыйдәләре. Фатыйма, Касыйм каласында туып Мәскәүдә үссә дә, Аллаһы Тәгаләне һәрдаим искә алырга күнеккән, затлы тәрбиягә ия кыз иде. Р.Мөхәммәдиев. Минем кызым – яхшы тәрбия алган инсафлы бала! З.Хәким

4) Кемне яки нәрсәне дә булса матди яктан тәэмин итү, кайгырту, тиешле шартлар тудыру; карап тору, үз хисабына асрау. Зәки миңа яхшы тәрбия кирәк дип тапты: печән җыеп, кукуруз сабакларыннан шалаш кордырды да мине урынга яткырдылар, якында гына яшәүче малайлар өйләреннән суган, пешкән бәрәңге, ипи алып килделәр. Р.Газиз. Ире Тәбрик: «Әнкәйне үзебезнең янга алып килик, аңа тәрбия кирәк», – дигәч, бишкуллап риза булды. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә