ТӘРӘШЛЕ с. 1. 1) Тәрәш белән эшкәртелгән, эрләү өчен тетелгән, таралган. Җеп орчык ярдәмендә тәрәшле сүстән эрләнгән, орчык тизрәк әйләнсен өчен, аңа балчык яки таш киерткәннәр. Б.Хәмидуллин 2) Тәрәше (2 мәгъ.) булган. [Әни] Салкынчарак урынга – җир идәнле өйалдыбыздагы сәкегә – тәрәшле каба көйләгән дә йон эрләп утыра. В.Нуруллин. Киндер өчен дә әле, иң элек, сүсне җыярга, талкырга, аннары тәрәшле тарактан тарта-тарта җерләргә кирәк, шуннан соң гына станда сугалар, селтеләргә сала-сала агарталар, су буена алып төшеп, бәләкли-бәләкли юалар, буяу тапсалар, киндерне маналар... Туган як 2. и. мәгъ. к. тәрәш (1 мәгъ.). Башлаган тәрәшлесен эрләп бетерә дә алъяпкычындагы чүпне идәнгә селки. И.Гази |