ТӘРӘШЛӘ’Ү I ф. Сүсне, йонны һ.б.ш.ны тәрәшле кабада тарау, тәрәш тарагы аша үткәрү, тетү. Йон тәрәшләгәндә җырлый иде ул бу җырны ---. Сөембикә Тәрәшләп бетерү Тәрәшләүне төгәлләү; тулысынча тәрәшләү. – Йонны тәрәшләп бетерүгә, чәй эчеп алырбыз, – диде әби, елмаеп. Р.Вәлиева Тәрәшләп кую Алдан яки тиз арада тәрәшләү. Барысын да бүген үк тәрәшләп куйсаң, эшең җиңеләя инде. Р.Нуруллина Тәрәшли бару Рәттән барысын да тәрәшләү. Әнисе чүбеннән чистарткан йонны кызы тәрәшли бара Тәрәшли башлау Тәрәшләргә тотыну. Тәрәшли башлаганны гына көткәндәй, өйдә ут сүнде, бөтен дөньяны караңгылык каплады. Р.Вәлиева |