ТӘРӘШ и. 1. 1) Эрләү өчен тетелгән җитен яки киндер сүсе. [Дүхәт мулла] Эрләп бетмәгән тәрәш кебек сакаллы иде. X.Кәрим. Кушыла алмый Сагышлы хәтер. Аерым икесе: Таралган тәрәш... Б.Рәхимова

2) Сүсне тарау, тетү өчен, очында тарагы булган агач эш коралы. Анда үзенең бер дә бетмәс талкы, тәрәш, каба кебек «җитештерү коралларыннан» арына алмыйча мәңге йөгереп йөрүче Наһар түти бар. М.Мәһдиев

2. с. мәгъ. Сүс эрләү өчен кулланылган. Клара, күзен ачкач, тагын «ак» чоланның шүрлегендә һәм чөйләрендә аңа исемнәре дә билгеле булмаган әйберләрне – йон кабасын, тәрәш таракны, каен тузыннан теккән кечкенә тубалны, кипкән шомырт белән тулы агач шаваны күрде. Ә.Еники. Якуп абзый – гомер буе өрәңге белән каеннан чәч тарагы, каба, тәрәш тарак тешәп көн иткән кеше. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә