ТӘРӘЧ и. рус зоол. Тәрәч балыклар семьялыгыннан салкын диңгезләрдә тереклек итә торган, эре сөякле, көрән яки яшькелт сырты тимгелләр белән капланган балык, промысел объекты; русчасы: треска. Шешәләргә ямь биреп, карауга авыздан су китерә торган кара, кызыл икра банкаларын, тәрәч бавырын, крабларны да әйтсәң, хөрмәтле Иван Иванович белән Басыйр Бариевичның нинди бәхетле икәне, шәт, аңлашыладыр… А.Гыйләҗев. Садри икенчеләй стаканны хутка җибәргәннән соң, тәрәч балыгының соңгы кисәкләрен чүпли иде инде. К.Кара |