ТӘРӘТ и. гар. 1) сөйл. к. тәһарәт . Өйгә кайткач, тәрәт алып, өйләне укып ята идем. С.Җәлал. [Ул] Юкә кисүчеләр арасындагы берничә абруйлырак крәстияннәргә карап, мәчет карты рәвешендәрәк: – Җәмәгать, аетне монда укырбыз, тәрәтләрне чын күңелдән алып укысак, Аллаһ Тәлә монда укыганда да кабул итәр, – диде. Һ.Такташ 2) Кеше тизәге. Еш кына эч китә, эч ката, тәрәттә кан күренә, арт юлда авыртулар хасил була. А.Шәйхразиева. Баланың тәрәтен тота алмавы соңгы елларда бик еш күзәтелә икән. Моның сәбәбе – памперс, дип саный табиб. Ватаным Татарстан |