ТӘРӘККЫЙ и. гар. кит. 1. Алга китеш, үсеш, камилләшү; алгарыш, прогресс. Минемчә, хәзер тәрәккый өчен иң кирәкле эш – --- һәр хәрәкәтемездә хөр булмактадыр. Г.Исхакый

2. с. мәгъ. Алга киткән, алдынгы, үскән, камилләшкән. Милләтебез аңлы, белемле, тәрәккый милләтләрнең берсе булачак! Ф.Яхин. Тургеневның тәрәккый карашлы геройларыдай, ул [Мансур Аллаяров], нинди генә михнәтләргә юлыкса да, халыкка хезмәт итү уеннан ваз кичмәслеген белә. Р.Рахман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә