ТӘРӘЗӘЧЕК и. 1) Биналарда бер өлгеле кечкенә тәрәзә 2) Күзәтү, сөйләшү һ.б.ш. эшләр өчен, берәр тәрәзәдә өстәмә уеп калдырылган тишек. Өстенә «Дежурная часть» дип язылган тәрәзәчек артында кечкенә буйлы, коңгырт күзле, мөлаем йөзле капитан утыра иде. С.Зыялы. [Мансур] Тагын бер тапкыр кызга сүз катып карарга теләсә дә, барып чыкмады, телефоннан сөйләшергә килгән кешеләр аны тәрәзәчек яныннан кысрыклап чыгардылар. Г.Галиев 3) Күзәтү, карап алу, нәрсә дә булса тапшыру өчен, ишеккә уелган һәм ябылып куела торган ачыклык. Тимер ишектә мунча төнлегеннән аз гына зур булган тәрәзәчек бар. Ул да тимер капкачлы. С.Поварисов. Ишектәге тәрәзәчек ачылган, анда ниндидер бер егетнең япь-яшь йөзе күренә. З.Зәйнуллин 4) Яктылык үтә алырлык бәләкәй тишекләр. Мичтә дөрләгән ялкынга, самавыр торбасы тәрәзәчекләреннән күз кыскан кузларга карап утырырга ярата ул. Ф.Мөслимова 5) информ. Монитор экранында аерым рамга алып күрсәтелгән өстәмә мәгълүмат. Сайтта «Шәхси кабинет» булдырып, картада закон бозу урынын күрсәтәбез, тәрәзәчектә адрес пәйда була, үзебез төшереп алган сәүдә объектлары фотосурәтләрен урнаштырабыз. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе |