ТӘРӘЗӘ’ ТӨБЕ и. 1) Тәрәзә уемының аскы өлешенә куелган яссы агач яки таш плитә, бусага. Түбән өйнең тәрәзә төбе җир белән тигез булганга, ишегалдында уйнап йөргән җәяүле буран койрыгы белән тәрәзәгә сыйпалып үтә. Г.Бәширов 2) Тәрәзә яны, тәрәзәнең тышкы тирәсе. Әбүзәр стенага елышып кына тәрәзә төбенә килде дә бүлмәдәге гәпкә колак салды. А.Тимергалин |