ТӘРӘЗӘ и. фар. 1) Өй, вагон һ.б.ш. корылмаларның эченә якты төшсен һәм һава йөрсен өчен, диварларына уелган ачыклык һәм шул ачыклыкка куелган пыялалы рам. Шулай да тәрәзә аша төшкән ай яктысы сукыр шәмнекеннән бер дә ким түгел. С.Поварисов. Бер катлы җәйге тәрәзә тоткасына кагылу белән, ике якка ачылып китте. А.Тимергалин 2) Күзәтү, сөйләшү һ.б.ш. эшләр өчен, диварга уелган, диварда калдырылган тишек. --- вахтёр кыз басып торган тәрәзә тишеге турысына килеп җиткәч, --- пропускысын сузганда, кесәдә әлеге сәгать шылтырады. Н.Хәсәнов. Габделнур регистратура тәрәзәсенә башын тыгып ризасызлык белдерде. Р.Кәрами 3) хәрби Яшеренеп ату өчен, хәрби ныгытмаларның диварына ясалган махсус уем, тишек; амбразура. Күп гасырлар элек шәһәрне саклаучылар бу тәрәзәләр аша ук атканнар, шулай итеп дошманнан сакланганнар. Әкият. --- качып ук атар өчен [ясалган] кала диварларындагы тишек, тәрәзә. Р.Батулла 4) күч. Экран; монитор. Һәй, бик керәсем килә дә, шул тилевизыр дигәннең тәрәзәсеннән диктор исемле хатын гел миңа карап сөйли. Т.Миңнуллин 5) күч. Ике дәрес яки смена арасында калган буш сәгать. Минем буш дәресем – тәрәзәм бар иде. Дәфтәр караштырып утыра идем. Э.Касыймов // Гомумән эш арасында нинди дә булса сәбәп аркасында бушка үткән вакыт. Бу хәл соңгы вакытта әзер буровойлар булмау аркасында туган тәрәзәләр санын шактый киметте. Ә.Маликов 6) күч. иск. Иске мәдрәсәләрдә чаршау белән бүлмә сыман итеп бүленеп куелган бер кешелек урын. [Ул] Угылын алып килеп, үзенең тәрәзәсенә урнаштырганнан соң, мәдрәсәдән чыгып китте. Шура 7) күч. сөйл. Тишек, ертык. Аңардан качып йөри-йөри, чалбар төбе тәрәзә булды. Һ.Такташ ◊ Тәрәзә ачу Чит илләр белән сәяси, мәдәни, сәүдә һ.б. өлкәләрдә аралашу өчен киң мөмкинлекләр булдыру. Без барымыз да, татар галәменә яктылык кертер өчен, тәрәзә ачарга тырыштык. Г.Исхакый. Тәрәзә буяу 1) иск. Кеше тәрәзәсе төбенә килеп хәер сорау. Иң авыр эш – кара эшне дә Тезләнгәндәй ялынып тапкан ул. Ә еш кына тапмый һични дә, Тәрәзә буяп илгә кайткан ул. Ш.Маннур; 2) этн. Яңа ел кичендә тәрәзә аша куркыныч әйбер күрсәтү |