ТӘПСЕРЛӘ’Ү ф. сөйл. 1) Җентекләп, бөтен нечкәлекләренә дә игътибар биреп сөйләү, аңлату яки сорашу

2) Нечкәләп дикъкать итү

3) диал. Тәнкәрләү, талымлау, сайлану. Алай дисәң, аның корсагы бер дә тәгамь тәпсерләми иде, көпчәк эзендәге җылымса, кортлы су эчкәннәре дә күп булды. Р.Батулла. Солдат кеше әйбер тәпсерләп тормый, ни бирсәләр, шуны ашый инде ул. Р.Кәрами

Тәпсерләп тору Әле, хәзерге вакытта тәпсерләү. Ач чакта тәпсерләп торып булмый инде. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә