ТӘПКЕЛӘ’Ү ф. 1) Үсемлекне, яшелчәне тәпке белән чапкалап турау

2) диал. Китмәнләү. Кура җиләгенең туфрагын, гадәттә, казымыйлар, аны бары тик җиңелчә генә тәпкелиләр. Ватаным Татарстан

Тәпкеләп алу Тиз генә, кыска вакыт аралыгында тәпкеләү

Тәпкеләп бетерү Ахырына кадәр тәпкеләү. Бәрәңге бакчасын тәпкеләп бетергәч, әни --- югары очта яшәүче абыйларга менеп киткән. Татарстан яшьләре

Тәпкеләп тору Әледән-әле, еш тәпкеләү

Тәпкеләп чыгу Башыннан ахырына кадәр тәпкеләү

Тәпкели башлау Тәпкеләргә керешү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә