ТӘПКЕ и. рус 1) Үсемлекләрне, яшелчәне чапкалап ваклау, тураклау өчен кулланыла торган, пычагы ярымай рәвешендәге саплы корал; чапкы. Кузы чикләвегенең төшен тәпке белән ваклыйлар, нәкъ чикләвек төше кадәр шикәр комы кушалар һәм җиде тигез өлешкә бүләләр. Татар халык ашлары 2) диал. Китмән. Аның --- берүзенең гектары белән чөгендер басуын тәпке белән эшкәртеп чыгуына --- һәммә кешеләр таң калуда вә гаҗәпләнүдә иделәр. Ф.Яхин |